Dolor писал(а):aqshakirzhan писал(а):есть ли у кого-нибудь фильм "Бөркетләр"?
А про что конкретно фильм можете сказать?
Өч дус – бөркеттәй өч ир. Гомер көзенә җиткән картлар үзара бәхәсләшә, тарткалаша. Шул ук вакытта бер-берсе өчен борчылып яши. Алар яшь вакытта үз мәхәббәтләре өчен көрәшкән. Хәзер оныклары бәхете өчен көч сынашалар. Беренче карашка фильмның сюжеты җитди. Күзне яшьләндергән өлешләре дә бар. Ләкин режиссер монда татар киносы өчен әлегә яңалык булган комедия жанрын да кулланган. Дөрес, фильмның кытыршы урыннары да бар, ди аны караучылар. Ләкин үсеш юлында шунсыз буламыни. Төп рольләрне башкарган артистлар да әнә үз уеныннан гаеп эзли.